Новости

Нәзарәттә мөселманча инвестицияләү турында лекция узды

Бүген, шәүвәл аеның 27 нче көнендә (17 майда), Нәзарәттә ислам финанслары буенча белгеч, икътисад фәннәре докторы, профессор Шамил Шохвалов белән очрашу узды. Актив мөселман яшьләре белән очрашу "Россия - Ислам дөньясы" ХIV Халыкара икътисади форумы алдыннан оештырылды.

Ә.Ә. Кадыйров исемендәге Чечен дәүләт университеты профессоры лекциясе "Мөселманнарга акчаларны кая инвестицияләргә?" дип аталды. Лектор ислам буенча кая инвестицияләргә мөмкин булган һәм ярамаган очраклар турында сөйләде. Аннан соң Россиядә ниндидер сертификация һәм аудит узган (исламга туры килә дип атала алган) компанияләргә күчте. Аларның эшчәнлеге һәм нинди продуктлар тәкъдим итүләре турында сөйләде.

Шамил әфәнде шулай ук ислам хезмәтләре базарына анализ ясады һәм китаплары турында сөйләде. Очрашу ахырында эксперт сорауларга җавап бирде һәм очрашуда актив катнашучылар арасында китаплар уйнатылды.
Made on
Tilda